ИЪТИБАР! Бакчачылар бу мәгълүмат сезнең өчен. 10 августтан бакчачылык ширкәтләренә автобуслар көзге расписание буенча йөри башлый. Автобус маршрутлары расписаниесе өстә ⬆ НМР матбугат хезмәте
Информационный канал
ИЪТИБАР! Бакчачылар бу мәгълүмат сезнең өчен. 10 августтан бакчачылык ширкәтләренә автобуслар көзге расписание буенча йөри башлый. Автобус маршрутлары расписаниесе өстә ⬆ НМР матбугат хезмәте
БЕЛЕП ТОР: бананга ябыштырылган кәгазь ✅ Әгәр кәгазьдә 4 урынлы сан, һәм ул 3 яки 4 цифрына башланса, димәк, ул интенсив юл белән, ягъни ашламалар һәм пестицидлар кулланып үстерелгән. ✅ 5 урынлы код язылса, һәм ул 9 саныннан башланса, үсемлек табигый юл белән үстерелгәнне аңлата, ягъни ашламалар, химик матдәләрсез. ✅ 5 урынлы сан, һәм ул 8 цифрыннан башланса - продукт генетик яктан модификацияләшкән, ягъни ГМОлы.
Һөнәри осталык бәйгесе 💪 Бүген КТ предприятиеләрендә эшләүче йөктөягеч йөртүче яшьләр һөнәри осталыкта көч сынашты. “Көрәш” мәйданына 15 ир-егет чыкты. Бәйгенең практика өлешендә алар алдына бормалы (змейка) юлдан покрышкалар урнаштырылган һәм өч катлы итеп өеп куелган аслыклар янына барып, аларны складка күчерү, эш тәмамлаганнан соң, техниканы гаражга кертү бурычы куелды. 🚦Биремне төгәл (юл йөрү, куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү) һәм билгеләнгән вакыт кысаларында үтәргә кирәк. Һәр хата – штраф баллы. Конкурсантларның берсе – Алабуга шәһәрендә узган «Алабуга-skills» бәйгесендә өченче урын яулаган Динар Кәрамов. Ул яшь коллегаларын бәйгедә катнашырга чакыра (видеода). 🗓 Җиңүчеләр исемлеге ай азагында игълан ителәчәк. #КАМАTYRES #ҺөнәриОсталыкБәйгесе #Ярыш #Йөктөягечйөртүче
Ял көннәрегез файдалы һәм күңелле узсын! ☀ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре фаразыннан күренгәнчә, алдагы ялларда Татарстан төньяк циклонның актив атмосфера фронты йогынтысына дучар була. Шунлыктан, һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелә. ✅ Шимбә, 8 августта, кыска вакытлы яңгыр. Көндез боз явуы ихтимал. Төнлә +16... +21, көндез +24...+29 градус, көнчыгыш районнарда +32 градуска кадәр җылы булачак. ✅ Якшәмбе, 9 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар. Температура бераз түбәнәя: төнлә +14...+19 градус, көндез +22...+27 градус. ✅ Дүшәмбе, 10 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, +20….+25 градус җылы булырга мөмкин.
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 439 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 111 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.